news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Соңгы 4 елдан артык вакыт эчендә Казанның 38 урамы исемен алыштырган

Казан мэриясенең татар телле битендә аның тулы исемлеге бирелгән

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре урамнары исемнәренең кайберләренә 2005 елның апреленнән 2009 елның ноябернә кадәр кертелгән үзгәрешләр реестры Казан мэриясе сайтының татар телендәге битенә урнаштырылган (дөрес, анда ул рус телендә).

Шушы 4,5 елдан артык вакыт эчендә, ТР Министрлар Кабинеты, Казан шәһәре хакимияте башлыгы, Казан шәһәре Думасы карарлары белән, барлыгы 38 урам атамасы үзгәртелгән. Үзгәрешләрнең күпчелеге башкала составына кергән бистәләргә кагыла һәм исем алыштырулар әлегә Яңа Савин районын гына читләтеп үткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot