news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы 4 елда законсыз уен бизнесы объектларын тикшерү 1,5 тапкырга арткан

Законсыз рәвештә уен бизнесы эшчәнлеген алып баручы оешмаларның күпчелеге Казан һәм Яр Чаллыда тупланган

 (Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында уздырылган брифингта законсыз уен бизнесын оештырган өчен җинаять җаваплылыгының кырыслануы хакында сөйләделәр. Әлеге министрлыкның Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе бүлеге башлыгы Ринат Акчурин сүзләренә караганда, соңгы 4 елда законсыз уен бизнесы объектларын тикшерү 1,5 тапкырга арткан. 2014 елда гына да республикада барлыгы 2930 тикшерү уздырылган. Шулар нәтиҗәсендә 58 108 уен җиһазы әйләнештән алынган. Салынган штрафларның күләме исә 3 мәртәбә арткан һәм 16,6 млн. сумны тәшкил иткән.

Законга кертелгән үзгәрешләр 2015 елның 3 гыйнварыннан гамәлдә. Аның нигезендә уен зонасы саналмаган җирлектә уен җиһазларын, мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләрен, шул исәптән Интернетны кулланып, легаль булмаган комарлы уеннар эшчәнлеген оештыручылар 500 мең сумга кадәр штрафка тартылачак. Җәза рәвешендә 180-240 сәгать күләмендә мәҗбүри эшләр дә кулланылырга мөмкин. Шулай ук законда мондый яшерен бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең 4 елга кадәр иреген чикләү яисә ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү дә каралган. Бу җинаятьне төркем белән кылып, зур күләмдәге табыш алуга ирешүчеләр исә 1 миллион сумга кадәр яки 5 еллык хезмәт хакы, башка кереме күләмендә штрафка тартылырга мөмкин. Зур күләмдәге табыш булып 1,5 миллион сумнан артык булган керем исәпләнә.

Ринат Акчурин белдергәнчә, моңа кадәр яшерен уен бизнесын оештыручыны җавапка тарту өчен аның 1,5 млн. сумнан азрак булмаган табыш алуы шарт иде. Хәзер исә, законга кергән үзгәрешләр нигезендә, җинаять эше ачу өчен комарлы уеннарны үткәрү яки оештыру факты да җитә. Әлеге яңалык профилактик нәтиҗәлелеккә ирешергә ярдәм итәчәк. Шулай ук уен заллары эшчәнлегендә катнашучылар, шул исәптән администраторлар да, җинаять эшендә катнашучы дип танылачак. Алар да РФ Җинаять кодексының 91нче маддәсе нигезендә кулга алынырга мөмкин.

Законсыз уен бизнесы белән шөгыльләнүчеләрне җавака тарту, аларның эзенә төшүдә җирле халыкның роле дә зур. Соңгы арада бу уңайдан “02” номерына шалтыратучылар да, “Халык контроле” системасы аша мөрәҗәгать итүчеләр дә бермә-бер арткан.

Фотосурәт mvd.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100