news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Соңгы 3 елда Татарстанда җирле бюджет хисабына 1,3 мең урам төзекләндерелгән

2014-2017 елларда Татарстанда юлларны төзекләндерүгә 3 миллиард сумга якын инвестицияләр кертелгән.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”, Гүзәл Гайнанова). 2014-2017 елларда Татарстанда 1,3 мең урамда 630 чакрым юл ремонтланды. Бу максатларга муниципаль юл фондыннан якынча 3 миллиард сум акча бүленде. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
 
2017 елда гына да республикада барлыгы 800 миллион сумга 150 чакрым юл норматив хәлгә китерелде.
 
 
Киләсе елда 300 урамда барлыгы 150 чакрым юл ремонтлау планлаштырыла. Бу эшләргә якынча 870 миллион сум акча китәчәк.
 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot