Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Соңгы 25 көндә Татарстандагы юлларда һәлак булганнар саны 26га җиткән
Кичә Яшел Үзән районында чыккан һәлакәт тә фаҗига белән төгәлләнгән
(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Соңгы 25 көндә Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры фаҗига, бәла-каза китергән 275 һәлакәттә 26 кешенең гомере өзелгән, 369 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматлар шул хакта сөйли.
Кичә 10.40та Яшел Үзән районында чыккан һәлакәт тә фаҗига белән төгәлләнгән. Мәскәү – Уфа юлының 740нчы чакрымында “Ауди” автомобиле рулендагы 1964 елгы ир-ат хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм, каршы як юлга чыгып, 1982 елгы ир-ат идарәсендәге “Тойота” автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, “Тойота” йөртүчесе шунда ук һәлак була. “Ауди” йөртүчесе һәм “Тойота”дагы 1967 елгы пассажир ир-ат хастаханәгә озатыла.
23 гыйнварда тизлекне тиешледән арттырып, каршы як юлга чыгу нәтиҗәсендә чыккан һәлакәтләр дә кешеләр үлеме белән тәмамланган. Аерым алганда, бу көнне 9.30да Казан – Ульяновск юлының Апас районы турысында “ВАЗ-2107” автомобиле белән идарә иткән 1994 елгы егет тә хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм “Мазда-6” һәм “Лада Калина” машиналары белән бәрелешә. “ВАЗ-2107” автомобилендәге 1949 елгы хатын-кыз җәрәхәтләрдән шунда ук җан тәслим кыла. Әлеге машинадагы 1991 һәм 1995 елгы пассажир егетләр һәм “Лада Калина”дагы 1991 елгы пассажир кыз хастаханәгә озатыла.
Шул ук көнне 11.35тә Чистай – Түбән Кама юлында “Лада Калина” автомобиле рулендагы 1961 елгы ир-ат шулай ук хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм, каршы як юлга чыгып, “Тойота” автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, “Лада Калина” автомобилендәге 1962 елгы пассажир хатын-кыз һәлакәт урынында ук җан бирә. Ике машинаның да йөртүчесе хастаханәгә озатыла.
16.40та Алексеевск – Югары Колок юлының Әлки районы турысындагы 13 чакрымында “Форд Фокус” автомобиле рулендагы 1961 елгы ир-ат, югарыда телгә алынган сәбәп нәтиҗәсендә, “ВАЗ-2111” автомобиле белән бәрелешә, соңгысы “Рено Дастер”га килеп керә. “ВАЗ” белән идарә иткән 1987 елгы хатын-кыз һәлакәт урынында ук җан бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз