news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы 24 көндә Татарстан биләмәләрендәге юлларда 22 кеше өчен сәфәр фаҗига белән тәмамланган

Кичә Арча районында берәү капланып үлгән

 (Казан, 25 март, “Татар-информ”). Мартның 24 көнендә Татарстан биләмәләрендәге юлларда, транспорт һәлакәтенә юлыгып, 22 кешенең гомере өзелгән, 265е җитди имгәнде, җәрәхәтләнгән, шул исәптән һәлак булучыларның 7се, имгәнүчеләрнең 119ы Казанда бәлагә тарган. ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе статистик мәгълүматлары шул хакта сөйли.

Аерым алганда, кичә кичке 8 туларга 25 минутта Арча районында чыккан һәлакәт тә фаҗига белән төгәлләнгән. “Арча – Марий Эл чиге” машина юлының 16 нчы чакрымында “ВАЗ-2121 Нива”зур тизлектә барып, юлдан түбән капланган. Юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозу шушы хәлгә китергән дип фаразлана. Рульда булган 1959 елгы ир кеше исә шунда ук үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100