news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы 23 көндә Татарстандагы юлларда 39 кеше үлгән, 347 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән

Әлмәт районында җиңел һәм йөк машиналары бәрелешү кеше үлеменә китергән

 (Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, июньнең 23 көнендә Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза, фаҗига китергән 287 һәлакәт теркәлгән. Нәтиҗәдә, 39 кешенең гомере өзелгән, 347 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән.

Кичә, 23 июнь көнне 15.15тә, Казан – Оренбург юлының Әлмәт районы турысындагы 250нче чакрымында “Опель Астра” автомобиле рулендагы 1960 елгы ир-ат тигез әһәмияттә булмаган юллар чатында өстенлек бирми һәм “Shacman” йөк машинасы белән бәрелешә. “Опель”дәге 1960 елгы пассажир хатын-кыз, ашыгыч рәвештә, хастаханәгә озатыла, әмма биредә ул җәрәхәтләрдән җан бирә. Җиңел машина йөртүчесе тән казасына дучар була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100