news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе

Конференция кысаларында Татарстан, Россия һәм чит төбәкләрдән килгән делегатлар татар халкының милли һәм дини үзенчәлекләре турында фикер алышты.

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 16-17 ноябрьдә, Татарстан Фәннәр академиясендә “Глобализация шартларында татар халкының этно-дини тәңгәллеге” дип аталган фәнни-гамәли конференция узды. Конференция кысаларында Татарстан, Россия һәм чит ил төбәкләреннән килгән делегатлар татар халкының милли-мәдәни, дини үзенчәлекләре һәм татар теле мәсьәләсендә туган вазгыять турында фикер алышты.

Конференциянең күп кенә делегатлары татарларның этно-дини тәңгәллеген, башка милләтләрдән аерып торган үзенчәлекләрен сораштыру аша билгеләде.
Тарих фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясенең Уфа шәһәрендәге Р.Г. Кузеев исемендәге Милли тикшеренүләр институтының фәнни хезмәткәре Айгөл Хәлиуллина “Башкортстан татарларының этно-дини тәңгәллеге” темасы белән чыгыш ясады. Галимнең тикшеренүләре аша, Башкортстан татарларының акрынлап дингә кайтуларын, аның белән кызыксына башлауларын күреп булды.

“Соңгы 20 ел эчендә республикада дин ягыннан күп кенә үзгәрешләр булды. Шәһәр һәм авылларда йөзләгән мәчет һәм чиркәүләр салынды, дини бәйрәмнәр үткәрелә башлады. Бу гамәлләр, чыннан да, дини йолаларның таралуына йогынты ясаган”, - дип сөйләде Айгөл Хәлиуллина.

Галим үз чыгышында, төрле елларның тикшеренү-сораштыруларын кулланып, Башкортстан татарларына кагылышлы берничә сорауга җавап бирергә тырышты. Мәсәлән, “Сез мәчеткә еш йөрисезме?”, - дигән сорауга җавап итеп “йөргәнем булмады” дип 1997 елда 67,5 % татар җавап биргән булса, 2014 елда ул 25,7% булган.

Конференциядә Азәрбайҗан Республикасының татар җәмгыяте вәкиле Әмин Рамазанов та катнашты. Ул делегатларга Россиядән читтә яшәүче татарларның ничек дус, тырыш һәм бердәм була алуларын презентация рәвешендә күрсәтте.

                         Милли тикшеренүләр институтының фәнни хезмәткәре Айгөл Хәлиуллина. 

“Бүгенге көндә Азербайҗанда 30 мең татар исәпләнә. Без Республикада төп рольләрнең берсен уйныйбыз. Төрле дини, җәмгыяви, мәдәни чаралар булган вакытта да безне тыңлыйлар, килешәләр, киңәшләшәләр”, - дип башлады чыгышын Әмин Рамазанов.

Әмин сүзләренчә, Бакуга татарлар күпләп нефть өчен килгән. Азәрбайҗанда нефть “чоры” башланганда эшче кешеләр кирәк булган. Ул вакытта анда азәрбайҗанлылар бик аз була, шуңа күрә нефтьчеләр Идел буеннан килгән. Әминнең әбисе дә Мамадыштан нефть эшендә булышкан. Әмин Рамазанов гаиләләрендә Бакуда яшәүче 3 буын булып исәпләнә.

“Глобализация шартларында татар халкының этно-дини тәңгәллеге” халыкара фәнни-гамәли конференция 16-17 ноябрь көннәрендә узды. Бүген конференция үз эшен Болгарда дәвам итте. Анда пленар утырышка һәм секцияләр эшчәнлегенә нәтиҗә буларак резолюция кабул ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100