news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы 12 көндә Татарстандагы юлларда 14 кешенең гомере өзелгән

Кичә Яр Чаллы һәм Бөгелмә шәһәрләрендә кеше бәрдерүгә бәйле юл һәлакәтләре фаҗигале тәмамланган

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә, 12 гыйнварда, Яр Чаллы һәм Бөгелмә шәһәрләрендә кеше бәрдерүгә бәйле юл һәлакәтләре фаҗигале тәмамланган.

Аерым алганда, әлеге очракларның берсе иртәнге 6.10да, автошәһәрнең Моторная урамында килеп чыга. “Лада Калина” автомобиле белән идарә иткән 1963 елгы ир-ат светофорсыз җәяүле кичүеннән юл аша чыгып барган 1940 елгы ир-атны бәрдерә. Зыян күргән бабай хастаханәгә озатыла, әмма биредә җәрәхәтләрдән җан бирә.

Һәлакәтләрнең чираттагысы шул ук көнне 10.50дә Бөгелмәнең Калинин урамында була. “ВАЗ-2104” автомобиле руле артындагы 1991 елгы егет юл аша рөхсәт ителмәгән урында чыгып барган 1951 елгы хатын-кызны бәрдерә. Җәяүле шулай ук хастаханәгә озатыла, әмма тән казаларыннан анда һәлак була.

Җыеп кына әйткәндә, гыйнварның 12 көнендә Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры бәла-каза, фаҗига китергән 130 һәлакәт нәтиҗәсендә 14 кешенең гомере өзелгән, 177 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматлар шул хакта сөйли.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100