Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Соңгы 10 айда республикада миграция исәбенә 149 мең кеше куелган
Шул арада ТР эчке эшләр органнары тарафыннан миграция законнарын бозуга кагылышлы 11 меңнән артык хилафлык ачыкланган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Легаль булмаган миграциягә каршы көрәш һәм миграция законнарын бозуны профилактикалау мәсьәләләре Татарстан территориясендә актуальлеген югалтмый. Агымдагы елның 10 аенда республика территориясендә “Легаль булмаган мигрант” исеме астында 5 киңкүләм оператив-профилактик операция үткәрелгән. Бу хакта бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында Татарстан хокук саклау органнарының легаль булмаган миграциягә каршы тору юнәлешендәге эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясендә министрлыкның полиция участок вәкилләре эшчәнлеген һәм балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Зөфәр Гарәфиев сөйләде.
Аның әйтүенчә, Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән берлектә чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затларның күпләп яшәү урыннары, чит илләрнең эшче куллары файдаланылган объектлар тикшерелгән. Аеруча базарларны, сәүдә предприятиеләрен, төзелеш мәйданнарын, дача һәм коттедж бистәләрен, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен тикшерүгә җитди игътибар бирелгән.
“Чит ил гражданнарына миграция өлкәсендә Россия Федерациясе законарнын аңлату буенча да даими эш уздырыла”, - дип белдерде Зөфәр Гарәфиев.
Югарыда санап кителгән чараларны уздыру барышында чит ил гражданнарының яшәү рәвеше һәм миграциясе өлкәсендә 4 меңгә якын закон бозу очрагы ачыкланган. 187 чит ил гражданына карата Россиядән чыгару турында суд карарлары чыгарылган. Чит ил гражданнарын миграция учетына законсыз кую фактлары буенча 9 җинаять эше кузгатылган.
Республиканың эчке эшләр органнары тарафыннан быел 10 айда миграция законнарын бозуга кагылышлы 11 меңнән артык хилафлык ачыкланган.
Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсенең иммиграцион контроль бүлеге башлыгы Айрат Кәримов журналистларга хәбәр иткәнчә, соңгы 10 айда республикада миграция исәбенә 149 мең кеше куелган. “Узган ел белән чагыштырганда, бу берникадәр азрак, әмма бу аңлашыла да: былтыр Казан Универсиадага әзерләнде һәм аны уздырды, шулай да, Татарстанда мигрантлар ташкыны шактый югары булып кала бирә”, - дип белдерде ул.
Илләр буенча, якын чит илләрдән килгән гражданнарның күбесе Үзбәкстаннан - аларның саны 35 меңгә тәңгәл. Таҗикстаннан 12,1 мең, Украинадан 10,7, Әзәрбайҗаннан 6,2, Казакъстаннан 5 мең, Кыргызстаннан 4,7, Әрмәнстаннан 3,3 мең кеше килгән – барлыгы 83 мең 760 кеше исәпләнә. Ерак чит илләргә килгәндә, Төркия гражданнары 10,3 мең кешене тәшкил итә, Алманиядән 5 мең, Кытайдан 3,6 мең, АКШ тан 1,6 мең, Италиядән 1 мең, Корея Республикасыннан 1 меңнән артык чит ил гражданы теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз