news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сноубордчы Владислав Хадарин Красноярск Универсиадасында «көмеш» яулады

Татарстан спортчысы ярышларда ватандашы Антон Мамаевка җиңелде.

Сноубордчы Владислав Хадарин Красноярск Универсиадасында «көмеш» яулады
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Татарстан спортчысы Владислав Хадарин Красноярск Универсиадасында слоупстайл дисциплинасында икенче урын алды. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

«Икенче сикерештә Хадарин нәтиҗәсен икенче бер россияле - Антон Мамаевка гына узып китте, ул 95,00 балл җыйды һәм беренче урынны алды», – дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

«Бронза»ны Финляндия спортчысы Аксель Телен яулады (89,25 балл).

Красноярск шәһәрендә XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада 2 мартта старт алды һәм 12 мартка кадәр дәвам итәчәк. Татарстан спортчылары Россия җыелма командасына инде төрле дәрәҗәдәге берничә медаль китерде. 3 мартта Идел буе спорт һәм туризм академиясе студенты Яна Кирпиченко Универсиаданың беренче стартларында бронза медаль яулады.

5 һәм 6 мартта Татарстанның башка спортчысы - Милена Быкова сноуборд һәм параллель слалом буенча ярышларда «көмеш» һәм «алтын» яулады. 6 мартта шулай ук Христина Мацокина чаңгы спринтында «көмеш» яулады.

8 март көнне чаңгычылар Христина Мацокина һәм Александр Терентьев классик стильдә катнаш команда спринтында алтын медаль яулап алдылар. Кичә «Татарстан» командасы синхрон фигуралы шуу буенча ярышларда, Финляндиядән ике командадан гына калышып, бронза медальләр яулады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100