Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптик: Татарстанда кар катламы ноябрь ахырында барлыкка киләчәк
Татарстанда беренче кар октябрь ахырында ук яварга мөмкин, ә кар катламы ноябрь ахырында барлыкка киләчәк. «МЕТЕО» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Минем уйлавымча, Татарстанда беренче кар октябрь ахыры-ноябрь башында явачак», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Шул ук вакытта аның искәртүенчә, мондый кар, кагыйдә буларак, бик тиз эреп бетә, ә даими кар катламы беренче кар яуганнан соң бер ай узгач барлыкка килә. Димәк, Татарстанда бу ноябрь ахырында булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз