news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Снежинскида «Чәкчәк» милли мәдәният фестивале узды

Снежинскида «Чәкчәк» милли мәдәният фестивале узды
Фото: tatar-congress.org

Чиләбе өлкәсенең Снежинск шәһәрендә «Чәк-чәк» милли мәдәният фестивале узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны Снежинскиның «Умырзая» Милли мәдәниятләр үзәге һәм шәһәрдәге «Октябрь» клуб берләшмәсе» муниципаль бюджет учреждениесенең филиалы - «Дружба» клубы оештырды.

Кунаклар өчен мастер-классларны үз эченә алган күпсанлы зоналар (токмач басу, күкрәкчә, түбәтәй чигү, җәядән ату һ.б.) оештырылган иде. Хуҗабикәләр чәкчәк әзерләү серләре белән уртаклашты.

Фестивальдә катнашучылар әзерләгән ризыкларны татып карау һәм Ураза гаете уңаеннан Снежинск шәһәренең Мәхәллә мәчете тәкъдим иткән тәмле пылау белән сыйлану чараның күркәм үзенчәлеге булды.

Оештыручылар шулай ук лотерея уены үткәрде, анда һәр кунакның «хан чәкчәге» оту мөмкинлеге бар иде. Лотерея билетлары сатудан кергән акча Чиләбе шәһәре Җәмигъ мәчете төзелешенә тотылачак.

Чара иҗат коллективлары концерты, фестивальдә катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100