news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның кар эретү станцияләре кыш башыннан алып 724 мең тоннадан артык кар кабул иткән

Казанның кар эретү станцияләре кыш башыннан алып 724 мең тоннадан артык кар кабул иткән
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанның кар эретү станцияләре 2025 елның 10 декабреннән 2026 елның 2 мартына кадәр 724 160 тонна кар кабул иткән. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Соңгы тәүлектә эшкәртү өчен 10 430 тонна кар китерелгән, шул ук вакытта, барлык пунктларның гомуми проект куәте тәүлегенә 8 мең тонна тәшкил итә, диелә «Су каналы» муниципаль унитар предприятиесе хәбәрендә.

Буран вакытында станцияләрнең эше проект җитештерүчәнлегеннән узып китә. Кар тәүлек буе – төнлә, шулай ук ял һәм бәйрәм көннәрендә эшкәртелә.

Карны билгеле бер схема буенча утильләштерәләр. Машина аны кар эретү камерасы рәшәткәсенә бушата, шуннан соң предприятие хезмәткәрләре зур чүп-чарны җыеп ала. Кар аерым җылыту хисабына эреми, аны системага торак йортлардан килгән 14-16 градуслы агынты сулар эретә.

news_right_1
news_right_2
news_bot