news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда кар, җепшек кар һәм бозлавык көтелә

Бүген Татарстанда кар, җепшек кар һәм бозлавык көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

26 ноябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразыннан күренгәнчә, урыны белән бераз кар яки җепшек кар явуы ихтимал.

Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, кайбер урыннарда ул секундына 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Һава температурасы -1..+3 градус тәшкил итәчәк. Юлның аерым участокларында бозлавык фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot