news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда кар һәм бозлавык көтелә

Бүген Татарстанда кар һәм бозлавык көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

26 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы һәм бераз кар явуы көтелә. Көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Һава температурасы 0..-5 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык бозлавык көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot