news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

СМСны ялгыш номерга юллау сәбәпле, бер хатын-кыз 30 елга төрмәгә эләгергә мөмкин

Матбугат чаралары хәбәр итүенчә, 19 яшьлек Шелби Эйкс полиция хезмәткәренә наркотик алырга тәкъдим иткән.

 (Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). АКШның Джонс округында яшәүче 19 яшьлек Шелби Эйкс телефон номерын бутап, наркотик сатып алу тәкъдимен полиция хезмәткәренә юллаган, дип хәбәр итә Fox59.

Детективлар хатын-кыз белән элемтәгә кереп, очрашу турында сөйләшкәннәр. Эйкс "сатып алучыларга" бары тик рецепт белән генә бирелә торган метамфетамин һәм авыртуны баса торган дару саткан, килешү барлыгы 700 долларлык булган.

Полиция хезмәткәрләре хатын-кызны кулга алганнар, аңа 30 еллык төрмә яный.

news_right_1
news_right_2
news_bot