news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
СМС җибәреп, авыру балаларга ярдәм ит
Татарстанда яман шеш авырулы балалар өчен донор канын нурландыру буенча аппарат сатып алуга акча җыю буенча “Чын бүләк” акциясе дәвам итә
Скопировать ссылку
(Казан, 19 май, “Татар-информ”). Татарстанда яман шеш авырулы балалар өчен донор канын нурландыру буенча аппарат сатып алуга акча җыю буенча “Чын бүләк” акциясе дәвам итә.
Хәзер яман шеш авыруыннан җәфа чигүче балаларга ярдәм күрсәтү күпкә гадиләштерелде. 5075 кыска номерына “Дети” дигән СМС җибәреп, донор канын нурландыру буенча аппарат сатып алуга акчалар җыюга булышырга мөмкин. СМС хәбәрнең бәясе кәрәзле элемтә операторына карап, 23-35 сум, дип хәбәр итә Казанның Хокук яклау үзәге матбугат хезмәте.
2003 елның мартында 5 яшьлек Анжела Вавилова лейкемиядән үлде. Кызның әтисе Владимир Вавилов ак канлылыктан җәфа чигүче балаларга ярдәм Фондын оештырды һәм аны кызының исеме белән атады. Шул вакыттан бирле Фонд хезмәткәрләре табибларга “рак” диагнозы куелган һәр баланың тормышы өчен көрәшергә ярдәм итә. Бәхеткә, бу куркыныч чир, вакытында донорлар һәм акча табылса, күпчелек очракта дәвалый алырлык. Хәзер рак авырулы 50гә якын бала республика Балалар клиник хастаханәсендә курс уза. “Чын бүләк” акциясе 1 июньгә – Балаларны яклау көненә туры китерелгән.
Бу аппаратны сатып алу өчен акчаларны Анжела Вавилова исемендәге балаларга ярдәм Фонды счетына да күчерергә мөмкин: р/сч. 40703810600020000198 в "АК Барс" банке, к/сч. 30101810000000000805, БИК 049205805, ИНН 1660064436, КПП 166001001.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot