news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Смирнов: Украина Кораллы көчләре һөҗүме вакытында Курск өлкәсендә 12 кеше һәлак булды

Украина Кораллы көчләре һөҗүме нәтиҗәсендә Курск өлкәсендә 12 кеше һәлак булган, 121 кеше җәрәхәтләнгән, шул исәптән 10 бала. Бу хакта төбәк губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Смирнов Россия Президенты Владимир Путингахәбәр итте.

«Курск өлкәсендә 12 граждан һәлак булды», — дип белдерде Алексей Смирнов видеоконференцэлемтә вакытында. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Аның сүзләренчә, Курск өлкәсендә 28 торак пункт Украина Кораллы көчләре контролендә, аларда якынча 2 мең кеше яши. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Курск өлкәсендә вазгыять катлаулы булып кала. Бу территорияләрдә яшәүчеләрнең язмышы билгесез. Шулай ук төбәктә мародерлардан саклану максатыннан патрульлек итүне көчәйттеләр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100