Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Стандартлаштыру һәм метрология институты Татарстанда хәләл-лаборатория ачарга булышачак
Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) генераль секретаре Ихсан Овют журналистларга институтның Татарстанда аккредитацияләнгән хәләл-лаборатория ачуда ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде. Ул республикада 2027 елда барлыкка килергә мөмкин.
«Без бу лабораторияне ачу өчен дә, анда эшләячәк кешеләрне укыту өчен дә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер. Әлбәттә, монда тапшырылучы сертификатлар сыйфат билгесе булачак. Лаборатория аккредитация алгач, бу сертификатлар бөтен дөньяда танылачак», – диде Овют.
Бүген Казан Ратушасында Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) Директорлар советының 32нче утырышы уза. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Абдулганиев киләсе елда Татарстанда хәләл-лаборатория ачу нияте барлыгы турында белдерде.
Бүген Казанда SMIIC Директорлар советының 32нче утырышы уза. SMIIC генераль секретаре Ихсан Овют журналистларга хәбәр иткәнчә, анда 50 илнең вәкилләре катнаша.
Иртәгә, 28 октябрьдә, Millennium Panorama Hotels кунакханәсендә SMIIC Генераль ассамблеясының 21нче утырышы узачак. SMIIC составына Азия һәм Африканың 50 иле керә. Россия 2019 елда оешмада күзәтүче статусын алды. Ил мәнфәгатьләрен Росстандарт тәкъдим итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз