news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үсмерләрне үз-үзенә кул салуга җиткергән өчен 8 ел төрмә көтәргә мөмкин

Әлеге канун проекты Дәүләт Думасына көн дәвамында кертеләчәк.

(Казан, 9 март, “Татар-информ”). Дәүләт Думасы депутатлары балигъ булмаганнары үз-үзен үтерүгә китереп җиткергәннәрне 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә тәкъдим итә. Бу хакта пәнҗешәмбе матбугат конференциясендә түбән парламент палатасы (“Бердәм Россия”) вице-спикеры Ирина Яровая җиткерүен ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Депутат сүзләре буенча, Җинаять кодексының “Үз-үзләренә кул салуга җиткерү”нең гамәлдәге нормасында яңа квалификацияле билгеләр кертү һәм төркемгә бәйле гамәлләр вакытында “балигъ булмаганнарны, йөкле хатын-кызларны үз-үзен үтерүгә җиткерүдә җаваплылыкны арттыру” кертеләчәк.

"Без бу җинаятьне максималь дәрәҗәдәге авыр җаваплылык категориясенә (8 елга кадәр иректән мәхрүм итү) кертәбез һәм билгеле бер эшчәнлек белән 10 елга кадәр шөгыльләнүдән мәхрүм итүне карыйбыз", – дип белдерде депутат.

Хәзер гамәлдә булган Җинаять кодексы маддәсен Ирина Яровая “йокыга талган норма" дип атады. Әгәр суицидка куркыту, кырыс мөрәҗәгать, кешене мыскыллау этәргән булса, бу маддә буенча җинаять эшләре сирәк кузгатыла, дигән ул.

Әлеге канун проекты Дәүләт Думасына көн дәвамында кертеләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100