news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үсмерләр арасында фаворит – Мамадыш көрәшчеләре – Равил Хәйруллин

Турнирда беренче, икенче һәм өченче урын алган көрәшчеләрне 10, 8, 5 мең сум акчалата бүләк көтә.

Үсмерләр арасында фаворит – Мамадыш көрәшчеләре – Равил Хәйруллин
Султан Исхаков
(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). 18-19 февраль көннәрендә Биектау бистәсе “Биектау “ универсаль спорт комплексында 2001-2002 елгы үсмерләр арасында көрәш буенча “Сабантуй” журналы призына Татарстан беренчелеге узачак. Шул уңайдан “Татар-информ” агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә  Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин ярышларда кемнең җиңәчәген фараз кылуы авыр булачак, дип белдерде.
 
“15-16 яшьлек үсмерләр арасындагы әлеге көрәш турниры бик танылган бәйге санала. Үсмер көрәшчеләрне иң нык кызыктырганы – ярышларның Татарстан беренчелеге булып торуы. Димәк, ярышта җиңүчеләр Татарстан данын Россия беренчелегендә яклый алачак. Ә анысында чемпион була алсаң, спорт остасына кандидат исеменә лаек буласың, дигән сүз. Россия беренчелеге 17-18 мартта Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә үткәреләчәк”, – ди Равил Хәйруллин.
 
Башкарма директор сүзләренә караганда, “Сабантуй” газетасы призына уздырыла торган республика беренчелегендә унлап район командасы беренче өчлеккә керергә дәгъва кыла ала икән.
 
“2002 елдан бүгенгә кадәр уздырылган турнирга анализ ясап карасак, Мамадыш көрәшчеләренең фаворит булуы аңлашыла. Әлеге команда соңгы өч елда беренче урын яулап килә. Ә көрәш буенча барлык төр ярышларны да исәпләсәк, Мамадыш ике ел инде беренчелекне бирми. Яшь көрәшчеләр тәрбияләү шулай ук Кукмара, Актаныш, Саба, Балтач, Теләче, Балык Бистәсе, Арча, Биектау һәм Яшел Үзән районнарында да яхшы оештырылган. Тотрыклы күрсәткечкә  Буа, Түбән Кама, Чаллы, Казанның Мәскәү районы көрәшчеләре дә ирешеп килә. Телгә алынган командаларның барысы да җиңү өчен генә бил алышачак”, – ди Равил Хәйруллин. 
 
Фаворитлар күп булган саен, хөкемдарларга да эш авыр булачак. Федерациянең башкарма директоры сүзләренә караганда, үсмер көрәшчеләргә үзләрен күрсәтергә күбрәк мөмкинлек биреләчәк, тарта-суза 2 балл яисә чиста җиңү билгеләүләр булмаячак.
 
Турнирда беренче, икенче һәм өченче урын алган көрәшчеләрне 10, 8, 5 мең сум акчалата бүләк көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100