news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үсмер баланы автобустан төшереп калдыру хакындагы мәгълүматны прокуратура тикшерә

Автобус шоферы яшүсмергә 100 сум акча бирә һәм трассада Алабуга борылышында төшереп калдыра.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Алабуга районында трассада үсмер баланы автобустан төшереп калдыру хакындагы мәгълүматны Татарстан прокуратурасы тикшерәчәк. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Казанда яшәүче ир-ат кичә энесен Алабугага кадәр рейс автобусына утыртып җибәрүе хакында социаль челтәрләрдә язган. Әмма автобус шоферы, ярты юлга җиткәч, яшүсмергә шәһәргә кермисен әйтә. Моны ул шәһәргә баручы пассажирлар җитәрлек санда булмау белән аңлата

Автор сүзләренчә, автобус шоферы аның энесенә 100 сум акча бирә һәм шәһәргә таба борылышка җиткәч, трассада төшереп калдыра. Яшүсмер үзен каршы алырга тиешле кешеләргә шалтырата һәм аны килеп алалар.

Татарстан прокуратурасы әлеге очрак турындагы мәгълүматны өйрәнәчәк. Шәһәрара пассажир рейсларын оештыруга бәйле таләпләрнең үтәлешен тикшерәчәләр. Хилафлыклар табылган очракта, тиешле чаралар күреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100