Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Смена” Заманча мәдәният үзәгендә “Милли театр һәм театр буларак театр” дигән темага җәмгыяви лекция була
Лекцияне Фәрит Бикчәнтәев укый
(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ). 27 октябрь кичке 7 дә “Смена” Заманча мәдәният үзәгендә (Б. Шаһиди ур, 7) “Милли театр һәм театр буларак театр” – дигән темага җәмгыяви лекция була. Лекцияне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев алып бара. Бу театраль лекториянең икенче очрашуы – Камал театры һәм “Смена” үзәгенең уртак проекты.
Узган гасыр башында барлыкка килгән татар театры шул вакыттан башлап ике үлчәнештә яшәп килә: халыкның уйларын, өмет-ышанычларын чагылдыручы һәм әдәби телне, мәдәни традицияләрне саклаучы һәм, шулай ук, дөньякүләм сәнгать культурасы контекстына нигезләнгән заманча театр организмы буларак та яши. Бу ике үсеш юнәлеше һәрвакыт бер-берсе белән диалогка керә, кайвакыт бәхәсләшә дә, тик еш кына сүз сәнгать синтезы хакында бара.
Ничек Камал театры, рухы һәм формасы белән тирәнтен милли булып калып та, милли сәнгать чикләреннән чыгучы спектакльләр тудыра ала? Нәрсә ул “милли театр”? Традицияләргә тугры калу мөһимрәкме, әллә яңа театр теле эзләүме?
Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәв менә шушы гади булмаган сорауларга җавап бирергә тырышачак, дип хәбәр итә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының матбугат хезмәте .
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз