news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Смартфонлы балаларның 60 процентында бет бар - Оксфорд галимнәре

Смартфон кулланмый торган балаларның якынча өчтән берендә бет булуы ачыкланган.

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Британиянең Джон Рэдклифф хастаханәсендә тикшерү уздырганнан соң, Оксфорд университететы белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән: смартфон тотып утыручы балаларның 62,5 проценты педикулез – бетләүдән интегә. Шул ук вакытта смартфон кулланмый торган балаларның да 29,5 процентының бетләгән булуы ачыкланган.

Тикшеренү нәтиҗәләре дерматологларның Ливерпуль шәһәрендә уздырыла торган еллык конференциясендә хәбәр ителгән, дип яза Газета.ру. Хастаханәгә мөрәҗәгать иткән ата-аналардан ай дәвамында анкета тутыртканнар. Шундый 92 сораулыкта 202 бала турында мәгълүмат тупланган.

Моннан чыгып, белгечләр шундый нәтиҗәгә килгән: смартфон тирәсенә җыелышкан балалар бер-берсенә бик якын утырганга күрә, бет берсеннән икенчесенә бик җиңел күчә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100