Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Слуцкий хәрбиләрнең гаиләләрен туристлык салымыннан азат итәргә тәкъдим итте
Дәүләт Думасының халыкара эшләр буенча комитет башлыгы, ЛДПР лидеры Леонид Слуцкий махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларын туристик салым түләүдән азат итәргә тәкъдим итте.
«Катнашучыларның гаиләләрен, СВО ветераннарын туристлык салымыннан азат итүне таләп итәчәкбез, төрле кунакханәләрдә, пансионатларда яшәү бәясенә һәм башкаларга өстәмә җыемнар салынмасын өчен», – диде Слуцкий ТАСС белән әңгәмәдә.
Ул шулай ук СВО сугышчыларын һәм аларның гаиләләрен 2025, 2026 һәм 2027 елларда банк кертемнәре буенча процентларга салымнан азат итәргә тәкъдим итүен өстәде.
Парламентарий фикеренчә, бу ветераннар гаиләләренә йөкләнешне киметә һәм дәүләтнең аны яклаучыларга мөнәсәбәтен күрсәтә торган гади һәм аңлаешлы чаралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз