news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Слуцкий православие гыйбадәтханәләрен торгызган өчен Миңнехановка рәхмәт белдерде

ЛДПР фракциясе җитәкчесе, РФ Дәүләт Думасының Халыкара эшләр буенча комитет рәисе Леонид Слуцкий Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка православие гыйбадәтханәләрен торгызуда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта Федераль һәм Мәскәү хакимияте органнары белән хезмәттәшлек буенча генераль директор урынбасары – «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мәскәүдәге вәкиле, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» акционерлык җәмгыятенең Мәскәүдәге филиалы директоры Динә Газалиева хәбәр итә.

Очрашу Мәскәүдә РФ Президенты Владимир Путин рәислегендә уза торган Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышы кысаларында узды. Яклар уртак проектларны, шул исәптән православие гыйбадәтханәләрен торгызу мәсьәләләрен дә тикшерде.

«Татарстанга ярдәм итеп, үзеңә ярдәм итәсең», — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе белән әңгәмә вакытында Леонид Слуцкий.

«Бу хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез һәм башка мөһим эшләрдә дә бер-беребезне хуплаячакбыз. Планнар бик күп!» — дип язган Татарстан Рәисе МАХ мессенджерында.

news_right_1
news_right_2
news_bot