news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Аҗаган» Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясадылар

Казанда «Аҗаган 2.0» Бөтенроссия конкурсының республика этабына йомгак ясадылар. Җиңүчеләр Идел буе федераль округында уенның киләсе этабында республиканы тәкъдим итәчәк. Бәйгенең республика этабы йомгаклары буенча төрле яшь категорияләрендә Казаннан «Феникс-53» командасы, Түбән Камадан «Волки-НК» һәм «КОБР» командалары, шулай ук балигъ булмаганнар өчен махсус категориядә Лаеш районыннан «Пиранья» командасы беренче урынны яулады.

«Без Лаеш техникумында укыйбыз. Миңа тактик уеннар һәм мондый активлыклар бик ошый. Без бердәм команда булып чыгыш ясадык, бер-беребезне сүзсез дә аңладык. «Аҗаган» безгә бик ошады, бигрәк тә Рәиснең теләктәшлек күрсәтергә килүе күңелгә хуш килде», – диде «Пиранья» командасы командиры Заравшон Фозилов.

«Аҗаган 2.0» бәйгесендә барлыгы 114 мең яшь кеше катнашты. Һәр команда - конкурсның зона этаплары җиңүчесе. Аларның күбесе элегрәк «Аҗаган»да катнашкан инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot