news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Словения компанияләре вәкилләре ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында булды

“Elan Inventa” һәм “DUOL” компанияләре делегацияләре белән эшлекле очрашу узды

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында Словениянең “Elan Inventa” һәм “DUOL” компанияләре делегацияләре белән эшлекле очрашу узды, дип хәбәр итә министрлыкның рәсми сайты.
Чарада ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары Азат Шәрәпов, Словения Республикасының РФ дәге илчелеге киңәшчесе Видко Филипич, Elan Inventa компаниясе вәкилләре Шток Силвестр һәм Роберт Концут, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашкан.
Словения эшмәкәрләре спорт объектларын җиһазлау һәм модернизацияләү буенча проектларны тәкъдим иткән. Спорт заллары һәм трибуналарның җыю-сүтү конструкцияләре өчен күчмә бүлгесе вариантларын презентацияләгән.
“Elan Inventa” ның ТР дагы вәкиллеге директоры Алексей Бушуев хәбәр иткәнчә, хәзер мәктәпләрдә, стадионнарда спорт җиһазларын яңартып кору максаты күздә тотыла.
“DUOL” компаниясенең эшчәнлек кыры исә, спорт өчен махсус өслекләр белән тәэминат һәм аларны монтажлаудан гыйбарәт.
Очрашу ахырында Азат Шәрәпов компания вәкилләренә рәхмәтен җиткереп, аларга күпфункцияле спорт объектлары төзелешендә һәм аларны реконструкцияләүдә оешма җиһазларын куллану мөмкинлеген карауны тәкъдим иткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot