news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Словакиянең танылган хирургы Республика балалар клиник хастаханәсендә 14 операция үткәрде

Ике көн эчендә профессор Казанда тумыштан йөрәк авыруы булган 14 балага уңышлы операция ясады.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). 9 -10 октябрьдә Казанда Республика балалар клиник хастаханәсендә Европада бала яшендәге эндоваскуляр хирургиянең әйдәп баручы белгече 14 балага операция ясады.

Тумыштан йөрәк авыруы булган пациентларга йөрәк алды арасындагы һәм йөрәкнең ашказаны арасындагы бүлемтекләрендәге кимчелекләренә коррекция ясалды. Операция Словакия профессоры Павел Гавора катнашуында ясалган. Бу хакта Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пациентлар арасында Татарстан, Чувашия, Мурманск өлкәсендә яшәүчеләр бар. Табиблар сүзләренчә, мондый операция аз җәрәхәт ясый, алар зур кисүне һәм йөрәкне туктатып торуны таләп итми.

Сүз уңаеннан, күпчелек пациентларга 2-5 яшь тирәсе. Балаларны хастаханәдән чыгаруга әзерлиләр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot