Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада 12 яшьлек кызга һөҗүм иткән бультерьерның хуҗасы ачыкланган
Хокук сакчылары Түбән Камада 12 яшьлек мәктәп укучысына һөҗүм иткән бультерьерның хуҗасын ачыклаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.
«Этнең хуҗасы, шулай ук хайванны урамга йөртергә алып чыккан кешенең кем икәне ачыкланды. Алар белән тикшерү эшләре алып барыла», – диелә хәбәрдә.
Искәртеп үтәбез, әлеге хәл 16 майда Түбән Каманың Яшьлек урамындагы йорт ишегалдында булган. Бультерьер токымлы эт кызга ташланган һәм аңа җитди җәрәхәтләр ясаган. «Татар-информ» агентлыгы бу хакта язып чыкканнан соң прокуратура әлеге факт буенча тикшерү оештырды, җинаять эше кузгатылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз