news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Славян язуы һәм мәдәнияте көненә килүчеләрне Зилә Вәлиева котлады

Славян язуы һәм мәдәнияте көненә килүчеләрне Зилә Вәлиева котлады

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Славян язуы һәм мәдәнияте көне. Әлеге көн шулай ук славян әлифбасы – кириллицаны булдырган бертуган славян мәгърифәтчеләре Кирилл һәм Мефодийны Искә алу көне дә. Бу дата Россиядә дәүләт күләмендәге бәйрәм буларак 1991 елдан бирле билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген Благовещение соборы каршында тантаналы чара узды. Славяннарны бәйрәмнәре белән котларга ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм Казан һәм Татарстан арихиепискобы, Владыка Анастасий килгән иде.

Тарихи чыганаклардан мәгълүм булганча, 11 гасырдан артык элек славян язуы барлыкка килгән. Славян әлифбасын барлыкка китергән бертуган Кирилл һәм Мефодийның исеме дә тарихта урын ала.

Шунысы да игътибарга лаек: 2007 елда Славян язуы һәм мәдәнияте көнен бәйрәм итү Россия Федерациясе Президенты В.Путин Указы нигезендә игълан ителгән Рус теле елы кысаларында узачак. Йөздән артык милләт вәкиле яшәгән Татарстанда да бу бәйрәм үзенчәлекле яңгыраш ала.

Тантана ТР Милли фондында сакланучы 1478 елгы “Тверь инҗил”ен Благовещение соборына алып барудан башланып китте.

ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева, тантанага килүчеләрне сәламләп, әлеге көннең бөтен дөньяда билгеләп үтелүен, аның дәүләтнең мәдәни, сәяси, рухи тормышында әһәмиятле вакыйгалардан саналуын әйтеп узды.

“Славяннар тормышындагы иң зур вакыйгаларның берсе булган бүгенге чараның тарихы ерак гасырларга барып тоташа.

Күпмилләтле Татарстан өчен бу көн рус — славян мәдәнияте көне буларак мөһим, шул ук вакытта ул безнең барыбыз өчен дә зур байлык — мирас. Быелгы бәйрәм “Тверь инҗиле”н тәкъдир итү белән үзенчәлекле.

Бүгенге көн уңаеннан оештырылган чара славян халыкларының гаять бай рухи һәм мәдәни мирасы белән танышырга мөмкинлек бирер, бәйрәмдә катнашучыларның һәм кунакларның күңелендә үзенчәлекле көн булып сакланыр”, - дип белдерде ул.

“Рухани-славян теле гасырлар дәвамында үзенә бөтен матурлыкны, байлыкны туплаган һәм аны бүгенге көнгә китереп җиткергән.

Хәзерге көндә соборларда, чиркәүләрдә генә киң кулланыш алса да, рухани-славян теле — барлык славяннарны берләштерүче тел ул”, - дип белдерде Владыка Анастасий.

Бәйрәмнең икенче өлеше Благовещение соборында дәвам итте. Кирилл һәм Мефодий рухына гыйбадәт кылу Казан Епархиесенең җыелма хоры катнашында узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100