news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Скворцова яшьләрне инсультның хәзер 20-30 яшьлекләргә дә кагылуы турында кисәтә

Сәламәтлек саклау министры медицина хезмәткәрләренең кешене коткарып калу өчен 4,5 сәгать чамасы вакыты барлыгын искәртә.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Инсульт чагыштырмача яшәрде, хәзер кан тамырлары авырулары белән 20-30 яшьлекләр дә интегә. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Сочида Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар хәрәкәте вәкилләре белән очрашуда җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

"Инсульт яшәрә бара. Элегрәк баш миенә кан саву яисә ишемия очраклары 40-45 яшькә кадәр булса, хәзер, кызганыч, 20, 30 яшьлекләр дә кайвакыт көчле авыру кичерә”, – дип җиткергән ул.

Сәламәтлек саклау министры шул ук вакытта медицина хезмәткәрләренең бу очракта кешене коткарып калу өчен 4,5 сәгать чамасы вакыты барлыгын искәрткән. Никадәр тизрәк ярдәм күрсәтелсә, шулкадәр исән калу мөмкинлеге зуррак, дигән ул инсультка китергән күп кенә сәбәпләрне бетерү мөмкинлеген җиткереп.

Искәртеп үтик, Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале – 2017 чарасы 14-22 октябрьгә кадәр уза. Сочида уза торган чарада 180ләп илдән  20 меңләп яшь кеше катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100