news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сквордяков Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы булды

Олег Сквордяков рәисне рәсми сайлауларга кадәр Татарстан Үзәк сайлау комиссиясен җитәкләячәк.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Олег Сквордяков икътисад министры вазифасын биләгән Мидхәт Шаһиәхмәтов урынына ведомство башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы булды. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтенә сылтама белән РБК Татарстан хәбәр итә.

Олег Сквордяков рәисне рәсми сайлауларга кадәр Татарстан Үзәк сайлау комиссиясен җитәкләячәк.

Шаһиәхмәтов 2017 елдан бирле Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе вазифасын башкарды. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның иртәнге киңәшмәсендә Мидхәт Шаһиәхмәтовне икътисад министры итеп тәкъдим иттеләр.


news_right_1
news_right_2
news_bot