news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Скважиналарны лицензияләү кыенлыкларын хәл итү өчен тәкъдимнәр әзерләнәчәк

Әлеге проблема буенча Татарстан парламентының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетына мөрәҗәгать килгән.

Скважиналарны лицензияләү кыенлыкларын хәл итү өчен тәкъдимнәр әзерләнәчәк
Рамиль Гали/архив

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Скважиналарны лицензияләү проблемасын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк. Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта хәбәр итте.

Күптән түгел парламентта халыкның һәм хуҗалык субъектларының эчәргә яраклы һәм хуҗалык ихтыяҗларына су алуы өчен лицензияләү мәсьәләсе буенча эшче киңәшмә үтте. Әгерҗе районы җитәкчелеге су скважиналарын лицензияләү мәсьәләсендә ярдәм итү үтенече белән парламент комитетына мөрәҗәгать иткән.

Хәзер районда скважина паспортларын торгызу, гидрогеологик һәм санитар-эпидемиологик бәяләмәләр алу һәм су скважиналары өчен санитар сак зоналары проектларын әзерләү эше бара. Нигездә, тискәре бәяләмәләр алынган. Санитар саклау зонасы белән скважина арасы 30 метрдан да кимрәк булмаска тиеш, ләкин скважиналар 30 ел элек торак йортлар һәм капиталь корылмаларга якын борауланган.

Ә экспертизаның уңай бәяләмәсе булмый торып, лицензияләү мөмкин түгел. Киңәшмәдә катнашучылар проблеманың нечкәлекләрен өйрәнеп, су скважиналарын лицензияләү мәсьәләсе барлык авыл җирлекләренә хас дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Белгечләр фикеренчә, үз территорияләрендә су белән тәэмин итү мәсьәләсендә авыл җирлекләре вәкаләтләрен киңәйтү кирәк.

Утырышта катнашучылар аңлатма бирүне сорап Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итү, Дәүләт Советы депутатларының санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үзгәртү турында закон инициативасы белән чыгу мөмкинлеген карау кебек тәкъдимнәрен җиткергән.

Альберт Хәбибуллин бу проблеманың бөтен республикага кагылганын билгеләп узды. “Утырышта катнашкан бөтен республика оешмаларыннан тәкъдимнәр җыябыз. Аларны гомумиләштереп, Хөкүмәткә җибәрәчәкбез. Авыр мәсьәләләр бар. Федераль закон бертөрле, ә тормыш әз генә икенчерәк. Шуңа күрә Хөкүмәт белән бергә карап, конкрет тәкъдимнәр белән чыгачакбыз”, - диде комитет рәисе “Татар-информ”га.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100