news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Скрипкачы Дмитрий Коган: ”Мин республикагыз белән горурланам”

Россиядә Казан, Екатеренбург, Владивосток кебек шәһәрләр берничә генә, ди музыкант

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында скрипкачы Дмитрий Коганның хәйрия концерты була. Шул уңайдан ТР Дәүләт Советында матбугат конференциясе уздырылды.

Дмитрий Коган “Бөек музыка вакыты” акциясе кысаларында РФның 83 субъектында буллырга ниятли, Казан - шуларның 46 сы.

“Мин Татарстанны бик яратам, минем монда бик әйбәт дусларым бар. Сезнең мәдәният тә, технологияләр дә зур үсеш кичергән һәм сезнең республиканы мин Россиядә иң алга киткән республикаларның берсе дип атар идем. Әгәр дә безнең ил, тулаем алганда, Татарстан стандартларына тигезләшсә, без инде күптән постиндустриаль дәүләтләр белән бер рәттә булыр идек, - ди скрипкачы. - Сезнең шундый республикагыз булу белән мин бик горурланам. Россиядә Казан, Екатеренбург, Владивосток кебек шәһәрләр берничә генә. Башкалар да аларга тигезләшсен иде”.

Ул шулай ук Татарстанда талантлы кешеләрнең күп булуын, Казандагы консерваториянең, ТР Композиторлар берлегенең Россиядә көчле мәктәп булып саналуын да мактап телгә алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot