Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Скрипкачы Асия Сибгатуллина Уфада да сынатмады
Скрипкачы Асия Сибгатуллина Уфада да сынатмады
(Ульяновски, 19 апрель, “Татар-информ”, Айрат Ибраһим). Ульяновски каласындагы “Яшьләрнең ял итү үзәге” исемле мәдәният сараенда эшләп килүче “Ялкын” үзешчән драма түгәрәге уенчысы Асия Сибгатуллина Уфада “Туган тел-2005” исемле татар җыры фестиваленең гала-концертында катнашкан.
Башкортстан якларының милли моңга байлыгы гомуммәгълүм инде. Уфада үткәрелгән яшь җырчылар конкурсының гала-концертында катнашуны Ульян кызы өчен бик тә зур уңыш дип санарга кирәктер. Конкурс Башкортстанның мәдәният министрлыгы, Республиканың халык иҗаты үзәге, Башкортстан татарлары Конгрессы һәм “Азатлык” исемле татар яшьләре берлеге тарафыннан инде алтынчы мәртәбә оештырылган. Асия туташ Башкорт Дәүләт филармониясенең зур залы сәхнәсендә чыгыш ясау бәхетенә ирешүенә шатлана. Скрипкада “Син сазыңны уйнадың” көен һәм баянга кушылып “Күбәләгем” җырын башкарганы өчен аңа диплом тапшырганнар. Истәлекле бүләкләр өчен дә бик шат Асия: миксер, бөтендөнья башкорт корылтае уңаеннан чыгарылган “Киләчәккә ышаныч” китабы һәм, бигрәк тә, башкорт балы мичкәчеге... Соңгысы аеруча кадерле, ди Асия туташ. Чөнки аның тамырлары - башкорт якларында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз