Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан онкологлары, операция ясап, ашкайнату системасы эшен яңадан торгызган
Республика клиник онкология диспансеры хирурглары ашкайнату системасы эшен яңадан торгызган. Алар ясаган катлаулы операция турында «Татарстан медицинасы» телеграм-каналында хәбәр ителә.
71 яшьлек хатын-кыз сары авыруы белән хастаханәгә китерелә. Тикшерү барышында аның ашказаны асты бизендә берьюлы ике шеш табылган. Бизнең бер өлешен саклап калу мөмкин булмый. Башта табиблар сары авыруыннан котылдыру өчен үт юлларын ачып җибәргән, аннары дүрт курс химия терапиясе үткәргән. Шуннан соң пациентны операциягә җибәрәләр.
Операция биш сәгатьтән артык дәвам итә. Хирурглар тулысынча ашказаны асты бизен, уникеилле эчәкне, талак һәм үт куыгын алган. Иң зур эш әле алда була: азык һәм үт суы үтүен торгызырга, һәм моны лапароскопия алымы – кечкенә кисемнәр аша гына башкарырга кирәк була. Зур кан тамырлары белән янәшә булганлыктан, бик зур төгәллек сорала. Операция уңышлы уза, шуннан соңгы көннәр дә пациент өчен тотрыклы дип бәяләнә. Пациент өенә чыгарылган.
Профессор М.З.Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерының Абдоминаль бүлек мөдире Әмир Вәлиев җитәкчелегендә эшләгән мультидисциплинар командадан пациентның ашкайнату эшчәнлеген торгызуда зур төгәллек һәм тәҗрибә таләп ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз