news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия ислам институтының филология кафедрасы мөдире Тимур Шәйхуллин вафат булган

Россия ислам институтының филология кафедрасы мөдире Тимур Шәйхуллин вафат булган
Фото: Россия ислам институтының матбугат хезмәте

Бүген, 3 декабрьдә, Россия ислам институтының филология һәм илне өйрәнү кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Тимур Шәйхуллин вафат булган. Бу хакта Россия ислам институтының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Озакка сузылган авырудан соң галимнең йөрәге тибүдән туктаган, дип ачыклык керттеләр югары уку йортының матбугат хезмәтендә.

Тимур Шәйхуллин көнчыгышны өйрәнү, арабистика һәм лингвистика өлкәсендә белгеч, галим һәм педагог иде. Аның фәнни хезмәтләре, педагогик эшчәнлеге һәм рухи зирәклеге студентлар, хезмәттәшләр һәм аның белән аралашу бәхетенә ирешкән һәркемнең йөрәгендә тирән эз калдырды, дип аискәрттеләр институтта.

«Россия ислам институты коллективы Тимур Әгъзам улының гаиләсе һәм туганнарының олы кайгысын уртаклаша. Без Аллаһы Тәгаләдән туганнарының һәм якыннарының күңел газапларын җиңеләйтүен, сабырлыгын ныгытуын, бу кайгылы көннәрдә юаныч бирүен сорыйбыз», – дип өстәделәр Россия ислам институтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot