Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Тыныч йокы, нәниләр!» тапшыруы авторы, юморист Леонид Французов вафат булган
Язучы-юморист, Россиянең атказанган артисты Леонид Французов 87 яшендә вафат булган. Бу хакта ТАСС агентлыгы аның хатынына сылтама белән хәбәр итә.
«Бу хәбәр дөрес», – дип раслады язучының үлемен агентлык әңгәмәдәше.
Соңгы елларда Французов онкология авыруыннан интеккән.
Леонид Михайлович Французов 1938 елның 27 августында Мәскәүдә туган. Цирк сәнгате дәүләт училищесында укыган, төрле театрларда һәм филармонияләрдә артист булып эшләгән. 1973 елда Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган, шуннан соң күбесенчә әдәби иҗат белән шөгыльләнгән.
Ул «Аншлаг», «Голубой огонек», «Тыныч йокы, нәниләр!», «Кабачок «13 стульев» һәм «Смехопанорама» телетапшырулары өчен сценарийлар иҗат иткән. «Огонек», «Крокодил» журналларында (һ.б.) басылган. Аның монологлары Владимир Винокур, Аркадий Райкин, Евгений Петросян һәм башка эстрада артистларының репертуарына кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз