Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ленинград рогы тарихчысы Андрей Бурлака вафат булган
Музыка журналисты һәм Ленинград рогы тарихчысы Андрей Бурлака 70 яшендә вафат булган. Бу хакта мәдәният эшлеклесенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
«Бүген иртәнге сәгать 5тә Андрей Петрович Бурлаканың йөрәге тибүдән туктады», – диелгән хәбәрдә. Язма авторлары үлем сәбәбен күрсәтмәгән.
Әмма соңрак рок-музыка тарихчысы даирәсендәге чыганак ТАСС агентлыгына Бурлаканың май аенда инсульт кичерүе турында сөйләде.
Андрей Петрович Бурлака 1955 елның 4 ноябрендә Красноярскта туган, 1973 елда Ленинградка күченгән. «Рок-энциклопедия. Ленинград-Петербургтагы популяр музыка. 1965-2005» өч томлык хезмәте авторы, Ленинград Rock-n-rоll.ru рок-клубының рәсми порталын булдыручы һәм редакторы. Моннан тыш, ул «Рок чистой воды» мәдәни-экологик хәрәкәтенең чишмә башында торган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз