news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүнең көньяк-көнчыгышында шартлау вакытында ике полиция хезмәткәре һәлак булган

Мәскәүнең көньяк-көнчыгышында шартлау вакытында яраланган ике полиция хезмәткәре һәлак булган. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Гадәттән тыш хәл Эчке эшләр министрлыгының җирле бүлеге янында булган. Хәзер аның сәбәпләрен ачыклыйлар.

Россия Тикшерү комитеты шартлау факты буенча җинаять эше кузгатты. Мәскәү Тикшерү комитеты хезмәткәрләре һәм криминалистлары фаҗига булган урынны тикшерә. Шулай ук видеокамералардагы язмаларны да өйрәнәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot