news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия мәктәпләре V-IX сыйныфлар өчен тарих дәреслекләренең бердәм линейкасын алачак

Россия мәктәпләре V-IX сыйныфлар өчен тарих дәреслекләренең бердәм линейкасын алачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

V-IX сыйныф укучылары өчен тарих буенча бердәм дәреслекләр линейкасын кертү 2026 елда тәмамланачак, дип белдерде Россия мәгариф министры Сергей Кравцов. Бу Мәгариф министрлыгының МАКСтагы каналында хәбәр ителә.

Дәреслекләрнең яңартылган федераль исемлеге илдә бердәм белем бирү киңлеген булдыруга чираттагы адым булачак. Яңа уку елында мәктәпләр V-IX сыйныфлар өчен тарих буенча бердәм дәреслекләрнең тулы комплектын, шулай ук V-X сыйныфлар өчен җәмгыять белеме буенча бердәм дәреслекләр алачак.

Моннан тыш, Мәгариф министрлыгы башка фәннәр буенча уку әсбапларын әзерләүне дәвам итәчәк.

Кравцов билгеләп үткәнчә, бердәм дәреслекләр укытучылар өчен укытуга карата таләпләрне аңлаешлырак итәргә булыша һәм ата-аналарда белемнең сыйфатына ышанычны арттыра.

Аның сүзләренчә, барлык төбәкләрдә дә мәктәпләр бердәм стандартлар буенча эшли, бу белем бирү учреждениеләре өчен тотрыклылык, педагогларга ярдәм һәм яшәү урынына карамастан укучылар өчен тигез мөмкинлекләр тәэмин итә.

Яңартылган федераль исемлек барлык төп мәктәп фәннәрен үз эченә ала. Һәр дәреслектә дисциплина исеме, сыйныф, авторлык коллективы һәм нәшрият күрсәтелгән. Исемлеккә, аерым алганда, Россиягә кушылган төбәкләр тарихы буенча ярдәмлекләр, шулай ук көллият һәм техникумнар өчен «Җәмгыять белеме: база дәрәҗәсе» дәреслеге кергән.

Башлангыч мәктәп өчен исемлек рус теле, әдәби уку, туган тел һәм туган телдә әдәби уку, чит телләр, математика, әйләнә-тирә дөнья, дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика һ.б. фәннәр буенча дәреслекләрне үз эченә ала.

V-IX сыйныфлар өчен рус теле, әдәбият, чит телләр, математика, информатика, география, физика, химия һәм биология дәреслекләре әзерләнгән.

Югары сыйныфлар өчен яңартылган исемлеккә рус теле һәм әдәбияты, чит телләр, алгебра һәм геометрия, информатика, физика, химия һ.б. дисциплиналар буенча дәреслекләр кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot