news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәнгать мәктәпләрен һәм аларның педагогларын осталык бәйгеләрендә катнашырга чакыралар

«Балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы укытучысы» һәм «Иң яхшы балалар сәнгать мәктәбе» гомумроссия конкурсларында катнашырга теләүчеләрне теркәү башланды. Гаризаны 2026 елның 26 маена кадәр тапшырырга кирәк, бәйгенең шартлары белән ТР Мәдәният министрлыгы сайтында тулырак танышырга мөмкин, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Ике конкурс та талантлы педагогларга ярдәм итүгә һәм төбәкләрдә сәнгать белеме системасын үстерүгә юнәлдерелгән, дип аңлаттылар РФ Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Төбәк дәрәҗәсендә көндезге этаплар июнь башында Казанның 2нче балалар сәнгать мәктәбендә узачак. Укытучылар үз эшләрен - 3 июньдә, ә уку йортлары 5 июньдә тәкъдим итәчәк.

Укытучылар арасындагы бәйгедә 2023-2025 елларда конкурсның җиңүчесе һәм финалисты булмаган Татарстан балалар сәнгать мәктәпләре педагоглары катнаша ала. Алар алдында һөнәри казанышларын, педагогик осталыкларын һәм укытуның инновацион методикаларын күрсәтү бурычы тора. Бәйге ике номинация буенча үткәрелә: яшь (35 яшькә кадәр) һәм тәҗрибәле укытучылар (36 яшьтән олырак) арасында.

Параллель рәвештә мәгариф учреждениеләре арасында да конкурс уза. Анда мөстәкыйль юридик затлар буларак эшләүче муниципаль сәнгать мәктәпләре катнаша ала. Балаларны укытуда югары нәтиҗәләр күрсәтүче һәм дәрәҗәле конкурс лауреатларын даими рәвештә әзерләүче учреждениеләргә өстенлек биреләчәк.

Төбәк этапларында җиңүчеләр Татарстанны гомумроссия дәрәҗәсендә тәкъдим итү хокукына ия булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot