Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан мәктәпләре, балалар бакчалары һәм югары уку йортлары иртәгә дистанцион укуга күчә
Аномаль явым-төшем көтелү сәбәпле, 17 февральдә мәктәпләр, балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре дистанцион эш форматына күчәчәк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы алдагы тәүлектә начар һава шартларының начараюы турында кисәтте, дип хәбәр итә Казан мэриясе.
Шуңа бәйле рәвештә, укучыларны вакытлыча дистанцион технологияләр кулланып укуга күчерәләр. Шул ук вакытта, учреждениеләрдә кизү сыйныфлар эшләячәк. Балалар бакчаларында кизү төркемнәр оештырыла.
Спорт, мәдәният һәм яшьләр сәясәте өлкәсендәге өстәмә белем бирү учреждениеләре шулай ук дистанцион форматка күчә.
Урта махсус һәм югары уку йортларына белем бирү процессын онлайн-форматка күчерергә тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз