Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әгерҗедә 701 миллион сумга 500 урынлы мәктәп төзеләчәк
Әгерҗедә 500 урынлы яңа мәктәп төзү өчен 701 миллион сум акча юнәлдереләчәк. Яңа бинага ихтыяҗ 1936 елда төзелгән 1нче гимназия бинасының авария хәлендә булуы белән бәйле. Тендер турындагы белешмәләр дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
Мәктәп янында шулай ук мәгариф, спорт һәм мәдәни-ял итү инфраструктурасы булган күп функцияле үзәк сафка бастырырга ниятлиләр. Мәктәп һәм үзәк төзелеше барлыгы 1,3 миллиард сумга төшәчәк.
Проект буенча подрядчы итеп «Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз