Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан укучылары Чаллыда узган фәнни конференциядә экологик проектлар тәкъдим итте
Чаллыда яшь тикшеренүчеләр конференциясе узды, анда республиканың барлык шәһәр-районнарыннан килгән мәктәп укучылары экология һәм сәламәтлек өлкәсендәге проектларны тәкъдим иттеләр. Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара катнашучылар үзләренең тикшеренүләре турында сөйләп кенә калмады, көндәлек тормыш һәм әйләнә-тирә мохитнең торышын яхшырту өчен гамәли идеяләр дә тәкъдим итте.
Мәктәп укучылары тәкъдим иткән темалар арасында экологик яктан чиста мохит булдыру һәм ресурсларны куллануны киметү, туристлар һәм Татарстан кунаклары өчен экомаршрутлар булдыру, кәрәзле телефоннарның кеше сәламәтлегенә йогынтысы, йорт тузанын һәм күгәрекләре тикшерү һ.б. темалар бар иде.
Конференция укучыларны, педагогларны һәм экспертларны берләштереп, белем һәм тәҗрибә уртаклашу киңлегенә әверелде.
Мондый чаралар яшьтән үк экологик культураны формалаштыруга ярдәм итә һәм «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ирешүгә юнәлдерелгән. Мәктәп укучылары экологик проблемаларны өйрәнеп кенә калмыйча, республиканың киләчәге өчен файдалы карарлар да тәкъдим итә.
Конференцияне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Республика Олимпия үзәге, Чаллы Башкарма комитеты һәм 4нче балалар экология-биология үзәге оештырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз