Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы мәктәпләрендә укучылар махсус операция зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыйды
Чаллының 33нче мәктәбе һәм 17нче балалар хореография мәктәбе укучылары ата-аналар һәм педагоглар белән бергә махсус операция зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм әзерләп тапшырды.
Хәрбиләргә медикаментлар, бинтлар, азык-төлек, кием-салым һәм беренче чиратта кирәкле әйберләр җыйганнар. Моннан тыш, укучылар хатлар әзерләгән һәм үз куллары белән ясаган әйберләр (окоп шәмнәре, «коры душ») тапшырган.
2023-2024 елларда Россиянең яңа төбәкләрендә командировкада булган полиция патруль-пост хезмәтенең аерым батальоны рота командиры урынбасары Айрат Кәбиров хәбәр иткәнчә, мондый ярдәм алгы сызыкта хәрби бурычын үтәүчеләр өчен аеруча мөһим.
Җыелган ярдәм Донецкидагы артиллерия бригадасына җибәреләчәк.
Волонтер Светлана Гурлева ачыклык керткәнчә, мәктәпне тәмамлаучыларның берсе (ул хәзер махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә) педагогларга һәм ата-аналарга рәхмәт хатлары тапшырган.
Гуманитар ярдәм җыюга 17нче балалар хореография мәктәбе укучылары да кушылды.
Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз