news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мәктәп укучылары һәм студентлар Михаил Девятаевның улы белән очрашты

Казанда мәктәп укучылары һәм студентлар Михаил Девятаевның улы белән очрашты
Фотоны чараны оештыручылар тәкъдим итте

Казан дәүләт энергетика университетында мәктәп укучылары һәм әлеге югары уку йортының беренче курс студентларының медицина фәннәре докторы, профессор, М.Девятаев фондына нигез салучы, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның улы Александр Девятаев белән очрашуы узды. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуга килгән укучылар легендар совет очучысының батырлыгына багышланган «Тайны забытых побед: Догнать и уничтожить» документаль фильмын карады.

Фильмны караганнан соң укучылар Александр Девятаев белән әңгәмә корды. Алар геройның язмышы, кылган батырлыгы һәм тарихи хәтерне саклау турында бай мәгълүмат алды.

Очрашу Казан дәүләт энергетика университетының Социология, сәясәт белеме һәм хокук кафедрасы доценты Юлия Железнякова инициативасы белән оештырылды. «Поисковая тропа» эзтабарлар отряды активистлары мөхтәрәм кунак өчен Эзләү хәрәкәте үзәге һәм Казан дәүләт энергетика университетының Тарих үзәге буенча экскурсия үткәрде.

Татарстан Республикасында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән һәлак булган Ватан сакчыларының истәлеген мәңгеләштерүгә һәм героик вакыйгаларда катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Ватан Геройлары» иҗтимагый проекты гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot