news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы укучылары «Татарстан флагы» акциясенә кушылды

Әгерҗе районы укучылары «Татарстан флагы» акциясенә кушылды

Әгерҗе районының Кырынды авылы башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы Татарстан Дәүләт флагы көненә багышланган «Татарстан флагы» республика акциясенә кушылды.

Директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Ләйсирә Гәрәева «Россия бөркетләре» хәрәкәтендә катнашучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар белән берлектә тематик чара оештырды. Балалар дәүләт флагы янында фотога төште һәм үзләренең уңышлары турында сөйләде.

Укучылар спорттагы казанышлары, шулай ук район һәм республика иҗат бәйгеләрендә призлы урыннарга лаек булган алган грамоталарын һәм кубокларын күрсәтте.

Татарстан Дәүләт флагы көне 29 ноябрьдә билгеләп үтелә. 1991 елда бу көнне республика Югары Советы хәзерге триколорны раслады. Аның авторы – Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов.

Фотоларны Рәминә Хәкимова тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot