news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү кызы Екатерина Малкова БДИда дүрт фән буенча 400 балл җыйган

Мәскәү кызы Екатерина Малкова БДИда дүрт фән буенча 400 балл җыйган
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Мәскәүнең 1409нчы мәктәбе укучысы Екатерина Малкова БДИ йомгаклары буенча берьюлы дүрт фәннән 400 балл җыйган. Бу хакта башкала мәгариф департаментында хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, ул рус теле, профильле математика, химия һәм физика буенча максималь нәтиҗәләр күрсәткән.

«Беренче 400 балл! 1409нчы мәктәпнең инженерлык сыйныфы укучысы Екатерина Малкова берьюлы дүрт фән: рус теле, профильле математика, химия һәм физика буенча максималь билге алды!» - диелә ведомство хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot